news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Уфада күренекле татар галимен искә алалар
Бу чаралар атаклы шәхес Равил Үтәбай-Кәриминең вафатына 5 ел тулуга багышлана
Скопировать ссылку
(Уфа, 26 февраль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда күренекле татар галиме, энциклопедик белемгә һәм искитмәле хәтергә ия шәркыять һәм исламият белгече, ялкынлы публицист Равил Үтәбай-Кәримине искә алуга багышланган чаралар башланды. Бу чаралар атаклы шәхеснең вафатына 5 ел тулуга багышлана.
Тумышы белән Татарстанның Теләче районы Казаклар авылыннан иде Равил ага. Алтмышынчы еллар башында Уфага күчеп килә һәм хезмәт юлын мәгариф өлкәсенә башлый ул.
Үзен дәрманлы җәмәгатьче итеп тә танытты Равил ага. Уфаның зур мәдәният сарайлары залларында, милли үзаң уяна башлаган чорда, аның ялкынлы чыгышларын беренче тапкыр сиксәненче еллар азагында тыңлап рәхәтлек кичерә башлады милләттәшләребез. Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгенең һәм башка татар мәдәни оешмаларының җыелышларында катнашып, милләт язмышына кагылышлы төпле фикерләрен яңгырата иде Равил ага. Менә шунда аның ни дәрәҗәдә бай эрудицияле, киң карашлы шәхес икәнлеген аңларга мөмкин иде! Ә аның соклангыч ораторлык сәләтенә, искитмәле хәтеренә бик сирәкләр генә тиңләшә аладыр. Әйе, чын дәрәҗәсендә кабатланмас оратор иде ул. Бернинди кәгазьгә карамыйча, сәгатьләр буе теләсә нинди темага мөнбәрләрдән чыгыш ясый ала торган зыялы һәм дәрманлы шәхес булды Равил Үтәбай-Кәрими.
Гомеренең күп елларын Уфада үткәргән күренекле галимне Башкортстанда да, Татарстанда да яхшы беләләр иде. Ике республикада да яшәүче татарларның газиз баласы булды ул. Әйе, аны Казанда да, Уфада да “аяклы энциклопедия” дип йөрттеләр. Белмәгәне юк иде аның. Шулай да аксакал галимебезне күпләр шәркыять вә исламият белгече буларак хөрмәт итте. Уфада профессор, академик дәрәҗәләрен йөрткән галимнәр дә аңа теге яки бу мәгълүматны алырга, киңәш сорарга килә торган булды. Чынлап та динебез ислам һәм шәрык дөньясы турында тирән белемгә ия иде Равил ага. Гарәп, төрек һәм алман телләрендә иркен сөйләште ул. Шулай ук төрки телләрнең һәммәсен “су урынына эчте”.
Равил Үтәбай-Кәрими үзенең татар һәм башкорт мәдәниятен, театр сәнгате тарихын яхшы белүе белән дә сокландырды. Күренекле шәхесләребез турында сөйли башласа, әллә нинди вакыйгаларны искә төшереп, бай мәгълүмат бирә иде ул. Аксакал галимебез язган фәнни хезмәтләрнең исәбе-хисабы юк. Аларны туплап нәшер итсәң, берничә китаплык булачак. Равил ага гомере буе Татарстан һәм Башкортстан вакытлы матбугат басмалары белән тыгыз хезмәттәшлек итте. Аның газета-журналларда төрле темаларга дөнья күргән мәкаләләре генә дә меңләгән.
Башкортстанда һәм Татарстанда Ризаэтдин Фәхретдин хакында тәүге мәгълүматларны халыкка һәм матбугатка җиткерә башлаучыларның берсе күренекле галимебез, шәркыять һәм исламият белгече Равил Үтәбай-Кәрими булды. Нәкъ менә ул иң беренчеләрдән булып безгә Ризаэтдин Фәхретдиннең бай мирасына ишекләрне ачты. 1984 елның гыйнварында Башкортстан Фәннәр академиясендә чыгыш ясап, Равил ага Ризаэтдин Фәхретдиннең исемен киң җәмәгатьчелек хозурына чыгарды. Шул чыгышында тынгысыз милләттәшебез, барлык төрки халыклар галимнәренә мөрәҗәгать итеп, Ризаэтдин Фәхретдиннең гыйльми хезмәтләрен бөртекләп өйрәнергә, җиң сызганып эшкә керешергә чакырды. Равил Үтәбай-Кәрими үзе дә шушы юнәлештә биниһая зур эшләр башкарды. Әле исеме телгә алынырга рөхсәт ителмәгән елларда ук Ризаэтдин Фәхретдиннең рухи мирасын җентекләп өйрәнгән Равил агабыз аның дөньякүләм дәрәҗәдәге зур галим булуын киң җәмәгатьчелеккә күрсәтә һәм исбат итә алды. Р. Фәхретдинннең архивын айлар, еллар буе берәмтекләп өйрәнеп, аның байтак хезмәтләрен татар, башкорт, урыс телләренә тәрҗемә итеп, матбугатка тәкъдим итте Равил Үтәбай-Кәрими. Ырымбурда гомер иткән танылган милләттәшебез, халык галимәсе Мәдинә Рәхимкулова белән берлектә “Җәвәмигул кәлим шәрхе” китабын татар теленә тәрҗемә кылып нәшер итү шул тынгысыз хезмәтләрнең бер татлы җимеше булды. Казанда шушы китапны бастырып чыгару бәхетенә ирешкән Равил ага соңрак аны башкортчага да тәрҗемә иттереп, “Агыйдел” журналында да ташка бастырды. Гомумән алганда, Равил Үтәбай-Кәриминең бай рухи мирасы арасында Ризаэтдин Фәхретдингә багышланганнары гына да 40 тан артык.
Ризаэтдин бине Фәхретдиннең истәлеген мәңгеләштерү өчен дә күп тәкъдимнәр кертте Равил ага һәм шул тәңгәлдәге күп чараларда үзе дә катнашты. 1986 елда Ырымбурда Уфа галимнәре белән берлектә Ризаэтдин Фәхретдингә багышланган зур тантаналарда катнашып, анда чыгыш ясады һәм олуг галимебезгә истәлек тактаташы ачуда катнашты ул. Әлмәт районының Кичүчат авылында Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 140 ел тулуга багышланган чараларда да катнашып, анда да тирән эчтәлекле һәм мәгълүматларга бай доклад белән чыгыш ясаган иде Равил Үтәбай-Кәрими.
Уфада Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге мәдрәсәнең беренче ректоры, мөдәррис һәм мөгаллиме булып эшләгән елларында аеруча бәяләп бетергесез игелекле эшләр башкарды Равил ага. Ризаэтдин Фәхретдиннең каберен эзләп табып, аны һәрдаим тәрбияләп торды ул. Анда үзенең шәкертләрен дә гел йөртә, аларга мәшһүр мәгърифәтчебезнең, галимебезнең тормышы һәм хезмәтләре хакында бай мәгълүмат бирә торган иде киң гыйлемле шәхесебез. Шәкертләренә киләчәктә дә Ризаэтдин Фәхретдин кебек олуг шәхесләребезнең истәлеген кадерләп сакларга васыять итеп калдырды Равил Үтәбай-Кәрими.
Равил ага үз фикерен кычкырып әйтергә курыкмаган зур һәм батыр йөрәкле шәхес иде. Менә шул туры сүзлелеген, акны - ак дип, караны - кара дип әйтә алу сәләтен соңгы көннәренә кадәр саклый алды олуг галим. Үз-үзенә хыянәт итмичә, милләтебезгә тугры калып, бакыйлыкка саф күңеле белән күчте Равил ага. Үзенең васыятенә ярашлы, күренекле галимне туган ягына – Татарстанның Теләче районы Казаклар авылына алып кайтып мәңгелек йортына күчерделәр. Хәзер аның рухына баш ию өчен, аны хөрмәт иткән кешеләр Уфадан да, Казаннан да барып тора галимнең туган туфрагына.
Казандагы “Милли китап” нәшриятында ике ел элек Равил Үтәбай-Кәримигә багышланган җыентык басылып чыкты. “Шәркыять илчесе” дип исемләнгән бу китап матур тышлыкта һәм яхшы кәгазьдә дөнья күрде. Шушы көннәрдә генә Уфада рус телендә Равил аганың фәнни эзләнүләре кергән тагын бер китабы дөнья күрде.
Бүген Уфадагы “Ихлас” мәчетендә Р. Үтәбай-Кәрими рухына дога кылдылар. Биредә ул байтак игелекле эшләр башкарган иде. Март аенда Уфадагы Ислам университетында Равил Үтәбай-Кәримгә багышланган кичә оештырылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot