news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада күренекле татар галиме Равил Үтәбай-Кәримине искә алалар

Уфада күренекле татар галиме Равил Үтәбай-Кәримине искә алалар

(Уфа, 28 февраль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Милләтебезнең иң асыл һәм гыйлемле улларының берсе – күренекле галим, энциклопедик хәтергә ия шәркыять һәм исламият белгече, ялкынлы публицист Равил Үтәбай-Кәриминең арабыздан китүенә дә ике ел булып киткән. Шушы уңайдан Уфада аны искә алу чаралары башланды.

Гомеркәйләрнең үтүенә исең-акылың китәрлек инде ул – әле яңа гына атаклы шәхесебезне югалту ачысын кичергән кебек идек. Әле яңа гына үзенең чираттагы язмаларын Башкортстанның төрле газета һәм журналларында бастырган сыман ул. Матбугат басмаларында әңгәмәләшкән арада яшь журналистларга тел байлыгыбызны дөрес куллануга бәйле файдалы киңәшләрен дә бирер иде аксакал галим һәм журналист. Моны ул бәйләнчек үгет-нәсихәтсез, бик тыенкы гына әйтә салыр иде.

Равил аганы мин беренче тапкыр сиксәненче еллар азагында күргән идем. Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгенең җыелышында катнашып чыгыш ясаган иде ул. Менә шунда мин аның ни дәрәҗәдә бай эрудицияле, киң карашлы шәхес икәнлеген аңладым! Ә аның соклангыч ораторлык сәләтенә, хәтеренең искитмәле булуына еллар үтә-үтә тагын да ныграк инандым. Әйе, чын дәрәҗәсендә кабатланмас оратор иде ул. Бернинди кәгазьгә карамыйча, сәгатьләр буе теләсә нинди темага трибунадан чыгыш ясый ала торган зыялы һәм дәрманлы шәхес булды Равил Үтәбай-Кәрими.

Гомеренең күп елларын Уфада үткәргән күренекле галим Равил Үтәбай-Кәримине Башкортстанда да, Татарстанда да яхшы беләләр иде. Ике республиканың да газиз баласы иде ул. Әйе, аны Казанда да, Уфада да «аяклы энциклопедия» дип йөрттеләр. Белмәгәне юк иде аның. Аксакал галимебезне күпләр шәркыять һәм исламият белгече буларак белә иде. Чынлап та динебез ислам һәм шәрык дөньясы турында тирән белемгә ия иде Равил ага. Гарәп, төрек һәм алман телләрендә иркен сөйләште ул. Шулай ук төрки телләрнең һәммәсен «су урынына эчә» иде.

Равил Үтәбай-Кәрими үзенең татар һәм башкорт мәдәниятен, театрын яхшы белүе белән дә сокландырды. Күренекле шәхесләребез турында сөйли башласа, әллә нинди вакыйгаларны искә төшереп, бай мәгълүмат бирә иде ул. Аксакал галимебез язган фәнни хезмәтләрнең исәбе-хисабы юк. Аларны туплап нәшер итсәң, берничә китаплык булачак. Равил ага гомере буе Татарстан һәм Башкортстан вакытлы матбугат басмалары белән тыгыз хезмәттәшлек итте. Аның газета-журналларда төрле темаларга дөнья күргән мәкаләләре генә дә меңләгән. Татар һәм башкорт дөньясы фәнендә бүгенге көндә Равил Үтәбай-Кәрими кебек чын галимнәр, халык академиклары бик аз, дип уйлыйм.

Дөрес, галим буларак зур дәрәҗәләр алмады Равил ага. Чөнки терсәкләрен тырпайтып, дан-дәрәҗә артыннан кумады да. Ул күбрәк белем туплау өчен чумды фән дөньясына. Рәсми танылу урынына аны, киресенчә, еш кына эзәрлекләделәр дә әле. Чөнки дин турында сөйләргә ярамаган елларда ук динебез исламны, шәрык дөньясын ныклап өйрәнүе, гыйльми хезмәтләр язуы күпләргә ошамый иде. Хәтта Казаннан татар матбугатын алдыруы өчен дә күпләр аңа дошман итеп карый иде. Бар иде шундый еллар. Иминлек оешмаларының даими күзәтүе астында яшәргә туры килде аңа. Ләкин аңа карамый үз эшендә булды чын галим. Ә соңыннан барыбер гаделлек җиңде, динебез ирек алды. Теге авыр юлларда ук хак динебезне өйрәнүенә үз-үзенә рәхмәтле булды ул.

Равил аганы беренче күргәндә үк, аны яһүд милләте вәкиленә охшаткан идем. Шундый ук саллы борын, озын колаклар, кысыбрак караган карашын тагын да мәгънәлерәк иткән калын кысалы күзлек, укымышлылыкка ишарәләгән матур пеләш – балар барысы да аны гыйлемле яһүд картына охшатырга нигезлек бирә иде. Хәер, безнең татарда нинди генә милләткә охшаган кешеләр юк инде ул...

Равил ага яшьрәк чагында озын-таза гәүдәле, кара бөдрә чәчле булган. Әмма иң мөһиме – аның үз фикерен кычкырып әйтергә курыкмаган зур һәм батыр йөрәге дә булган әле. Менә шул туры сүзлелеген, акны ак дип, караны кара дип әйтә алу сәләтен соңгы көннәренә кадәр саклый алды олуг галим. Үз-үзенә хыянәт итмичә, милләтебезгә тугры калып, бакыйлыкка саф күңеле белән күчте Равил ага. Үзенең васыятенә ярашлы, күренекле галимне туган ягына – Татарстанның Теләче районы Казаклар авылына алып кайтып мәңгелек йортына күчерделәр. Хәзер аның рухына баш ию өчен, аны хөрмәт иткән кешеләр Уфадан да, Казаннан да барып тора галимнең туган туфрагына. Бу көннәрдә олуг галимнең туганнары төрле тарафлардан, шул исәптән Америкадан һәм Алманиядән дә, аның дусларыннан хәтер телеграммаларын ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot