Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада көрәш буенча дөнья чемпионатына 54 ил командасы теркәлгән
Чемпионат 11-23 августта Башкортстан башкаласында була.
(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Уфада 11-23 августта узачак көрәш буенча дөнья чемпионатына 54 ил командасы теркәлгән. Аларда барлыгы 1202 спортчы бар Бу хакта Башкортстанның спорт министры Руслан Хәбибов хәбәр итте, дип яза «Башинформ».
«Без беренчелекнең мондый популяр булачагын көтмәгән идек», — диде министр. Ул Россия командасының иң зурысы — 100 кешедән торуын әйтте. Сан ягыннан АКШ командасы — икенче, алардан 70 көрәшче киләчәк. Казахстаннан 46 спортчы килә.
Хәбибов шулай ук ярышларда Олимпия уеннарындагы кебек үк таләпләр үтәләчәген искәртте. Дөнья чемпионаты ковидка каршы барлык чараларны да үтәп узачак, диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз