news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада «Көмеш Акбүзат» кинофестивалендә «Сеңел» фильмын тәкъдим иттеләр

Фильм 19 сентябрьдә Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу алдыннан зур экраннарга чыгачак.

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Уфада «Көмеш Акбүзат» IV Халыкара кинофестивале ябылу тантанасында «Сеңел» фильмын тәкъдим иттеләр. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Фильм нигезе итеп Мостай Кәрим Бөек Ватан сугышыннан соң, 1952 елда иҗат иткән «Безнең өйнең яме» повесте алынган.

«Сеңел» картинасы илнең мәдәни тормышында әһәмиятле вакыйга булды. Ул инде күп кенә фестивальләрдә тамашачылар йөрәген яулады», — диелгән хәбәрдә.

Фильм 19 сентябрьдә Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу алдыннан зур экраннарга чыгачак.

  • «Сеңел» фильмы Россия Мәдәният министрлыгы һәм Мостай Кәрим исемендәге фонд ярдәмендә «Мотор Фильм Студия» кинокомпаниясе тарафыннан төшерелгән. Фильмны прокатка чыгару Башкортстанның халык шагыйре тууына 100 ел тулуга багышланган.

Фильмның режиссеры - Россиянең халык артисты Александр Галибин. Ул танылган язучы Мостай Кәрим шәхесен режиссер милли мәдәнияттә үзенчәлекле дип саный.

«Мин Мостай Кәрим турында күп нәрсәләр белә башладым. Аның белән якыннан таныш булган, бер өстәл артында утырып сөйләшкән кешеләр табылды. Аның турында бары тик якты чиста сүзләр генә яңгырый», - дип сөйли режиссер.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100