news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада “Көмеш Акбүз ат” IV халыкара кинофестиваленә гаризалар кабул ителә

Фестивальдә катнашырга теләүчеләр 15 июньгә кадәр гариза язарга һәм фильм тапшырырга тиеш.

(Казан, 8 май, “Татар-информ”). 24-27 августта Уфада “Көмеш Акбүз ат” IV халыкара кинофестивале узачак. Фестивальдә катнашырга теләүчеләр агымдагы елның 15 июненә кадәр гариза язарга һәм фильм тапшырырга тиеш. Бу турыда “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Башкортстанның Мәдәният министрлыгы кинофестивальдә социаль һәм мотивацион кино белән милли һәм этник кино номинацияләре буенча фильмнар тәкъдим итү планлаштырылган дип хәбәр итә.

Конкурстан тыш программа кысаларында соңгы елларда төшерелгән башкорт уен һәм анимацион кыска метражлы фильмнары, Россиянең һәм чит илләрнең уен һәм документаль фильмнары, башкорт киносына нигез салган Әмир Абдразаковның ретро-фильмнары күрсәтеләчәк.

Шулай ук түгәрәк өстәлләр, кино сәнгатенең танылган эшлеклеләре белән иҗади очрашулар, мастер-класслар, мәдәни-күңел ачу программалары, кино төшерү җиһазлары күргәзмәсе планлаштырылган.

Кинофестивальне Уфа хакимияте катнашында Башкортстан Хөкүмәте, Башкортстан Мәдәният министрлыгы, Әмир Абдразаков исемендәге “Башкортстан” киностудиясе гамәлгә куя.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100