news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада Көлке бәйрәме күңелле тамашалар белән билгеләнә

Башкортстанда бүгеннән башланучы көлке кичәләре 11 апрельгәчә дәвам итәчәк

(Уфа, 1 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфада Көлке бәйрәменә багышланган тамашалар башлана.
Башкортстанда бүгеннән башланучы көлке кичәләре 11 апрельгәчә дәвам итәчәк.
Көлке кичәләрен бүген кич Башкортстан дәүләт филармониясендәге тамаша башлап җибәрә. Аны “Һәнәк” юмор-сатира журналы белән берлектә филармония артистлары әзерләде. Юмор һәм сатира осталары, язучылар катнашкан тамашада Башкортстанның танылган сәнгать осталары Вәлит Илембәтов, Юнир Салаватов, Гөлзәмия Ситдыйкова, Лилия Фатыйхова, “Кызык белән Мәзәк” төркеме артистлары һәм башка көлкечеләр катнаша. Алар үзләренең яңа чыгышларын әзерләгән.
Башкортстан буйлап та иҗат сәфәренә чыга көлкечеләр. Ә инде 9 апрельдән 11 апрельгәчә барган көлке кичәләрендә Татарстаннан да яраткан артистларыбыз катнаша. Атаклы “Мунча ташы” сәнгать осталары, кабатланмас Рәшит Шамкай, Алмаз Хәмзин, Ирек Зарипов һәм башка талант ияләре шулай ук үзләренең өр-яңа чыгышлары белән бу бәйрәмне бизәячәк. Шулай итеп көлке белән башланган апрель ае шаян дулкыннарда тибрәлүен дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot