news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада җирәннәр флешмобы узачак

Чарада катнашучылар өчен җиде номинация каралган.

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). 7 сентябрьдә, бөтен дөньядагы җирәннәрнең рәсми көнендә, Уфада махсус тематик бәйрәм узачак, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Җирән чәчле уфалыларны, шулай ук аларның җирән дүрт аяклы дусларын «Башкирия» Лайфстайл үзәгендәге чарага чакыралар. Катнашучылар өчен җиде номинация каралган: «Иң җирән бала» (10 яшькә кадәрге балалар катнаша), «Иң җирән йорт хайваны», «Иң җирән толым», «Иң җирән гаилә», «Иң җирән костюм», «Иң җирән сакал».

Шулай ук «җирән» катнашучылар флешмобы да узачак, анда алдан теркәлергә кирәк. Алар арасында төп бүләк – бассейн – уйнатылачак. Моның өчен волонтерларда теркәлергә, әфлисун алырга һәм аны бүләк уйнату башланганчы ашамаска кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot