news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада ир-атның мәете ваннада дүрт ел яткан

Хәзерге вакытта фатирда хокук сакчылары тикшерү үткәрә.

(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ").  Уфадагы "СССРның 50 еллыгы" урамындагы йортта бер фатирда ир-атның мәете ваннада дүрт ел яткан. Бу турыда "Кызыл таң" газетасы хәбәр итә.

Бу йортта яшәүчеләр берничә тапкыр газ исе килүгә зарланып, торак-коммуналь хуҗалыкка мөрәҗәгать иткән. Иснең каян килүен озак вакыт ачыклый алмаганнар.  Торак файдалану идарәсенең бер хезмәткәре йорттагы бикле фатирның ишеген ачып карарга тәкъдим иткән.

Ишек ачып, эчкә үтүчеләрне коточкыч күренеш каршы ала. Алар ваннада фатир хуҗасының үле гәүдәсенә тап була. Билгеле булуынча, күршеләре бу фатирда яшәүчене дүрт ел буе күрмәгән. Бөтен фатир чүп-чар белән тулы һәм анда газ исе сеңгән була.

Хәзерге вакытта фатирда хокук сакчылары тикшерү үткәрә. Алдан ясалган тикшерүләр буенча, ирнең гомере криминал нәтиҗәсендә өзелмәгән. Аның чын сәбәпләрен судмедэкспертиза ачыклаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100