news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Җиңү паркында Гази Заһитов һәйкәле ачылды

Уфада Җиңү паркында Гази Заһитов һәйкәле ачылды
Фото: https://tatar-congress.org

9 майда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Уфаның Җиңү паркында Мишкә районында туган Бөек Ватан сугышы катнашучысы Гази Заһитовка һәйкәл ачу тантанасында катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Гази Заһитов Россия тарихына Рейхстагка Җиңү байрагын беренче кадаучыларның берсе буларак керә. Штурм вакытында алган күкрәк ярасына карамастан, сержант куелган бурычны үти. Батырлыгы өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

Гази Заһитов һәйкәлен Уфаның «Башнефтегеофизика» предприятиесе инициативасы белән һәм аның хисабына төзегәннәр. Уфа скульпторы Артем Зеленин проекты буенча архитекторлар Владимир Винкельман һәм Лариса Селиверстова ясаган. Композицияне Жуковский шәһәрендәге «Лит Арт» скульптура-җитештерү комбинатында койганнар. 2 тоннадан артык авырлыктагы монумент бронзадан эшләнгән. Постамент Капустино граниты белән тышланган. Постаментның биеклеге 3,4 метр, солдат фигурасыныкы – 2,7 метр.

Геройның туганы Рамил Заһитов республика җитәкчелеге һәм «Башнефтегеофизика» предприятиесенә Гази Заһитов батырлыгы истәлеген мәңгеләштерү өчен рәхмәт белдерде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100