Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада имам Хәсән-Гата Габәшинең 1928 елгы китабын әзерләп чыгарганнар
Хәсән-Гата Габәши — танылган композитор, башкорт профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучыларның берсе Солтан Габәшиның әтисе.
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Атаклы башкорт галиме, Россия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренүләр үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтында бүлек мөдире Марсил Фәрхшатов имам Хәсән-Гата Габәшинең 1928 елгы «Минем биография» китабын әзерләп чыгарды. Китап Киото халыкара мөнәсәбәтләр университеты доценты, доктор Масуми Исогай белән берлектә бастырылган.
Китап Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәгә бүләк итеп тапшырылган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.
«Без интеллектуалларыбызның, безнең милли мәдәниятебезне тудырган алдагы һәм узган гасыр затларының исемнәрен торгызабыз. Япон хезмәттәшләребез белән берлектә Хәсән-Гата Габәшиның автобиографиясен таптык, аны инглиз һәм рус телләрендә язылган факсимиле итеп чыгардык. Һәм бу китап дөньяның барлык китапханәләрендә диярлек таралган. Бүген бу авторлар, аларның әсәрләре белән кызыксыну яңадан туа», — дип сөйләде ул.
Хәсән-Гата Габәши озак еллар Оренбург дини җыенында эшләгән. Ул җәмәгать эшлеклесе, күп кенә уку йортларында укыткан һәм төркиләр тарихы буенча бик кызыклы китаплар язган.
Хәсән-Гата Габәши — танылган композитор Солтан Габәшиның әтисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз