news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада Илгиз Зәйниевның «Бәби» пьесасы рус телендә куелган

Уфа ТЮЗы яңа сезонын «Дитя»/»Бәби» музыкаль спектакле белән ача, дип хәбәр итә «Башинформ», Уфаның мәдәният һәм сәнгать идарәсе хәбәренә сылтама белән.

Музыкаль притчаның пьеса авторы – татар драматургы Илгиз Зәйниев. Пьесаны рус теленә Нияз Игъламов тәрҗемә иткән.

Режиссер – Полина Шабаева. Рәссам – Юлия Гыйләҗева. Композитор – Юрий Чаплин.

Премьера 15 һәм 16 сентябрьгә билгеләнгән.

  • Әлеге әсәрне 2008 елда Фәрит Бикчәнтәев Камал театрында куелган иде. Ул 2013 елга кадәр репертуарда булды. Соңрак аны рус телендә Илгиз Зәйниев үзе Казан ТЮЗында куйды.
news_right_1
news_right_2
news_bot