news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада Илһам Шакировны искә алу кичәсе ел саен үткәреләчәк

Кичә Уфада татар һәм башкорт эстрадасының танылган башкаручылары катнашындагы зур концерт булды.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Башкортстан башкаласында легендар татар җырчысы Илһам Шакировны искә алу кичәсе ел саен үткәреләчәк. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Кичә Уфада татар һәм башкорт эстрадасының танылган башкаручылары катнашындагы зур концерт форматында беренче тапкыр легендар татар җырчысы Илһам Шакировны искә алу кичәсе узды. 

Кичәдә катнашкан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, алга таба мондый кичәне ел саен оештыру күздә тотыла. Ул Казанда һәм Мәскәүдә генә түгел, Уфада һәм Россиянең башка шәһәрләрендә дә үткәреләчәк. 

Татарстан парламенты башлыгы Башкортстан җитәкчелеге, Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгына Уфада шундый кичә уздырырга мөмкинлек биргән өчен рәхмәт белдерде.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot