news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада «Ихлас» мәчетендә Нәҗип Нәккаш күргәзмәсе ачыла

Шушы ук көнне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Ихлас» мәчетендә «Туган тел — Аллаһтан әманәт» дигән җомга вәгазе сөйли.

Уфада «Ихлас» мәчетендә Нәҗип Нәккаш күргәзмәсе ачыла
архив/Регина Гумарова

(Казан, 4 март, "Татар-информ"). 6 март көнне «Ихлас» мәчетендә танылган рәссам-хаттат, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Нәҗип Нәккашның «Гарәби матур язу сәнгате» күргәзмәсе ачыла. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чара «Ихлас» мәчете һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстанда рәсми вәкиллегенең белән берлектә оештырылган. 10.30 сәгатьтә башлана.

Шул ук көнне Татарстан Республикасы мөселманнар башлыгы, мөфти Камил Сәмигуллин Уфага «Ихлас» мәчетенә «Туган тел — Аллаһтан әманәт» җомга вәгазе белән киләчәк.

Башлана 13.00 сәг.

Нәҗип Нәккаш — Татарстан сәнгать дөньясында үзенчәлекле рәссам. Ул соңгы елларда онытылган сынлы сәнгатьнең борынгы төре — гарәп каллиграфиясен яңарта.

news_right_1
news_right_2
news_bot