Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада «Идел» XVI татар һәм башкорт җыры халыкара фестиваль-конкурсы узды
Уфадагы «Башкортстан» дәүләт концерт залында ел саен үткәрелә торган «Идел» XVI татар һәм башкорт җыры халыкара фестиваль-конкурсы узган. Чара Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән башкаручыларны җыйган. Бу хакта Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиллеге хәбәр итте.
Фестиваль программасы ике көнгә бүленгән: 20 ноябрьдә ябык конкурс тыңлаулары узган, аларның нәтиҗәләре буенча жюри лауреатларны билгеләгән, ә 21 ноябрьдә җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү чарасы һәм гала-концерт үткәрелгән.
Чарада мөхтәрәм кунак буларак «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе киңәшчесе Зилә Вәлиева һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшин чыгыш ясаган. Алар Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән фестиваль җиңүчеләрен котлаган, конкурсны оештыручыларга һәм спонсорларга рәхмәт хатлары тапшырган.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиллеге урынбасарлары Регина Ильина һәм Ләйсән Сираева да катнашкан.
Киләсе «Идел» халыкара фестивале 2027 елның 23 апрелендә Казанда узачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз