news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада «Идел» татар-башкорт җыры фестиваль-бәйгесе узачак

Профессиональ артистлар татар, башкорт халык һәм эстрада җыры, «Автор-башкаручы», «Вокаль ансамбль», «Академик җыр» номинацияләрендә чыгыш ясый.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). 16-17 ноябрьдә Уфаның «Башкортостан» Дәүләт концерт залында сигезенче тапкыр Халыкара татар-башкорт җыры фестиваль-бәйгесе узачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Конкурста профессиональ яшь башкаручылар катнаша. Артистлар башкорт халык һәм эстрада җыры, татар халык һәм эстрада җыры, «Автор-башкаручы», «Вокаль ансамбль», «Академик җыр» номинацияләрендә чыгыш ясаячак.

Фестивальгә Башкортстан, Татарстан, Кырым республикалары, Ульяновск, Саратов, Волгоград, Оренбург, Самара өлкәләре, шулай ук Кытайдан башкаручылар җыелачак. Фестивальдә 36 җырчы (шуларның икесе – коллектив) катнашыр дип көтелә.

17 ноябрьдәге гала-концертта 2018 ел лауреатлары, жюри әгъзалары, шулай ук үткән еллардагы фестиваль лауреатлары чыгыш ясаячак. Бәйгенең мактаулы кунаклары арасында Идрис Газиев, Флюра Кильдиярова, Зилә Сөнгатуллина, Илһам Вәлиев, Зилия Бәхтиева, Рафис һәм Алмас Сирусиннар, Нурзидә Абизова бар.

  • Фестиваль-конкурс 2011 елда «Идел» мәдәнияткә ярдәм күрсәтү һәм үстерү коммерцияле булмаган фонды тарафыннан гамәлгә куелган.

news_right_1
news_right_2
news_bot