news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада «Идел» халыкара башкорт һәм татар җыры фестивале узачак

Чараның максаты башкорт, татар халык һәм эстрада җырларын пропагандалаудан гыйбарәт.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Уфада «Идел» халыкара башкорт һәм татар җыры фестивален үткәрү күркәм гадәткә әверелде. Чираттагы фестиваль ноябрьдә «Башкортостан» дәүләт концерт залында узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараның абруйлы кунаклары арасында Идрис Газиев, Зилә Сөнгатуллина, Флүрә Килдиярова, Айгөл Сагынбаева, Филүс Каһиров, Рәфис Сирусин, Нурзидә Абизова, Руслан Габбасов һәм башка җырчылар бар.

17 ноябрьдә конкурс тыңлаулары узачак. Катнашучылар халык, эстрада, автор җырларын аерым башкаруда һәм коллектив белән чыгыш ясауда көч сынашачак. Узган елдан бирле бәйгедә 7 яшьтән өлкәнрәк балалар да катнаша.

Конкурсны «Идел» Коммерцияле булмаган мәдәниятне үстерү фонды, Башкортстан һәм Татарстан Мәдәният министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы, Башкортстан Республикасы Матбугат һәм гаммәви мәгълүмат чаралары агентлыгы, Уфа шәһәре хакимияте белән берлектә уздыра.

Чараның максаты - башкорт, татар халык һәм эстрада җырларын пропагандалау, шулай ук Россиянең башка төбәкләре һәм чит илләрдә яшәүче башкаручылар, җыр авторлары белән иҗади элемтәләр урнаштырудан гыйбарәт.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100