Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада «Идел» Халыкара башкорт һәм татар җыры фестиваль-бәйгесенең Гала-концерты булды
"Милли җырларның туган телне белү, саклау һәм үстерүдә тоткан урыны бәхәссез», - дип искәртте Башкортстан парламентарие Зөһрә Рәхмәтуллина.
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Уфада «Идел» Халыкара башкорт һәм татар җыры фестиваль-бәйгесенең Гала-концерты булды. Гала-концертта «Башкорт халык җыры», «татар халык җыры» һ.б. номинацияләр буенча иң талантлы башкаручыларны ачыкладылар, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.
Бәйгегә Башкортстан һәм Татарстан, күрше төбәкләр, Үзбәкстан, Грузия, Латвия һ.б. илләрдән 60ка якын гариза килде. Концертта лауреатларны бүләкләү тантанасы булды, Башкортстан һәм Татарстанның танылган артистлары: конкурсның жюри рәисе Идрис Газиев, Флюра Кильдиярова, Илһам Вәлиев, Альберт Шаһиев, Айгөл Сагынбаева, Рафис Сирусин, Зилә Сөнгатуллина, Филүс Каһиров тамашачыларга үз җырларын бүләк итте.
Башкортстан халыклары Ассамблеясы рәисе, Дәүләт Думасы депутаты Зөһрә Рәхмәтуллина Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитеты исеменнән лауреатларын котлап, конкурсны оештыручыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. «Конкусантлар һәм тамашачылар арасында балалар бик күп, һәм өлкәннәр бүгенге көндә туган телнең яшьләрнең визит карточкасы, фикерләү, фән, мәдәният һәм сәнгать теле булырга тиешлеген бик яхшы аңлый. Милли җырларның туган телне белү, саклау һәм үстерүдәге роле бәхәссез», - дип искәртте парламентарий.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз