news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Идел буе һәм Урал буе композиторларының XXXII фестивале узачак

Уфада Идел буе һәм Урал буе композиторларының XXXII фестивале узачак
Фото: "Башинформ" МА архивы

10-14 декабрь көннәрендә Уфада Идел буе һәм Урал буе композиторларының XXXII фестивале узачак. Фестивальгә Таҗикстан, Татарстан, Удмуртия, Марий Эл, Чувашия, Мордовия композиторлары чакырылган. Бу хакта Башкортстан Композиторлар берлеге рәисе Ләйлә Исмәгыйлова хәбәр итте, дип яза «Башинформ».

Фестиваль 10 декабрьдә Башкорт опера һәм балет театрында симфоник концерт белән ачыла. Башкаручылар — Башкортстан Дәүләт оркестры, хор капелласы һәм солистлар. Милли халык уен кораллары оркестры һәм солистлар катнашындагы концертлар алга таба Федор Шаляпин исемендәге Концертлар залында узачак.

Концертларда Башкортстан һәм күрше республикаларның танылган һәм яшь композиторлары соңгы елларда иҗат иткән иң көчле әсәрләр яңгыраячак. Симфоник концертта башка әсәрләр белән беррәттән күптән түгел генә вафат булган Рафаил Касыймов музыкасын ишетергә мөмкин булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100