news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада иң халыкчан шагыйрь Әнгам Атнабаевның 90 еллыгы зурлап билгеләп үтелде

"Әйтер сүзем калды..." хәтер кичәсен Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры әзерләгән.

(Уфа, 27 февраль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Халык шагыйре Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына багышланган искә алу кичәсе кичә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында зур аншлаг белән үтте. Кичәгә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министр урынбасары Салават Сәгыйтов һәм Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова да килгэн иде. Кичәне Башкортстанның Тәтешле районы башлыгы Рушан Гәрәев, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Зәки Әлибаев, язучылар, артистлар, шагыйрьнең туганнары, якташлары һәм иҗатын яратучылар тамаша кылды. Искә алу кичәсендә "Татар-информ" хәбәрчесе дә бар иде.

Театр фойесында шагыйрьнең якташлары күләмле күргәзмә әзерлгән. Экспонатлар Тәтешле районы Туган якны өйрәнү музееннан һәм шагыйрь туып үскән Күрдем авылы мәктәбендә эшләп килгән шагыйрь музееннан. Театр фойесында Әнгам Атнабаевның Башкортстан китап нәшриятында яңа гына басылган "Безнең Атнабай" китабы сатуга чыгарылган. Китап өч телдә басылган.

Искә алу кичәсен Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры әзерләгән. Шагыйрьнең каләмдәшләре Башдрамтеатрның бу шагыйрьгә бик игътибарлы булуын билгеләп үтәләр. Театрда үзе исән чагында аның иҗат кичәләре еш үткәрелеп торган. Академтеатрда Әнгам Атнабайның 11 әсәре куелган.

Шунысы да игътибарга лаек: Башдрамтеатрда шагыйрьнең бертуган сеңлесе, Башкортстанның күренекле актрисасы Зинира Атнабаева да эшләгән.

"Әйтер сүзем калды..." дигән шигъри исемле хәтер кичәсенең программасы Әнгам Атнабай шигырьләре, аның шигырьләренә язылган җырлар һәм аның пьесалары буенча куелган спектакльләрдән өзекләр белән төзелгән. Әнгам Атнабай төшкән видеоязмалардан видеорәт әзерләнгән иде.

Кичәдә күренекле артистлар Фидан Гафаров, Нурия Ирсаева, Хөрмәтулла Үтәшев, Илсөяр Газетдинова, Илдар Гомәров, Рәис Суфияров, Сара Буранбаева, Милена Сираева һәм башкалар катнашты.

Башдрамтеатрның сәнгать җитәкчесе Олег Хановның "Бу кешегә ни җитми", Хөрмәтулла Үтәшевнең "Хөббениса әтәче" шигырен, Фидан Гафаров белән Нурия Ирсаеваның "Заһир белән Галия" дуэтын тамашачы озак алкышлады. «Илһам» халык театры режиссеры Фәрит Җиһангиров шагыйрьнең "Яралы гармун" поэмасыннан өзек укыды. Фәрит Җиһангиров - Әнгам Атнабаев исемендәге муниципаль премиянең яңа лауреаты, кичә барышында аның шагыйрьнең 99 шигырен яттан белгәнлеге билгеләп үтелде.

Кичә ахырында сәхнәгә Әнгам Атнабаевның бертуган энесе, 85 яшьлек Мәгъдән Атнабаев күтәрелде. Ул әлеге күркәм кичәне оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. Ул үз якларындагы күренекле шәхесләрнең Чокрый бабабыздан башлануын, Тәтешле якларының Әнгам Атнабай, Саҗидә Сөләйманова, Әдип Маликовлар белән горурлануын, Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи кебек якташлары булуын әйтеп узды.

Кичәне Башдрамтеатр артистлары Римма Каһарманова белән Руслан Хайсаровлар алып барды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100