news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада «Хезмәт батырлыгы шәһәре» стелласы Агыйдел яр буена куелачак

Стелла өчен урын икенче тапкыр сайланды.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Башкортстан башкаласында «Хезмәт батырлыгы шәһәре» стелласын шәһәрнең көньяк өлешендәге керү юлында, Агыйдел елгасы яр буенда урнаштырачаклар.

Элегрәк Уфа халкы стелланы урнаштыру урыны итеп Җиңү Паркына керү юлын сайлаган иде. Әмма архитектур композициянең расланган варианты парк стиленә туры килмәгән, шуңа күрә стелла урынын сайлау буенча яңадан тавыш бирү уздырганнар.

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, халыкка өч вариант тәкъдим ителгән: Агыйдел яр буе, «Моторостроитель» мәдәният үзәге каршындагы мәйдан һәм М. И. Калинин исемендәге ял паркы. Нәтиҗәдә Агыйдел яр буе өчен иң күп тавыш бирелгән.

Узган елда Россия Президенты Владимир Путин Россиянең 20 шәһәренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» мактаулы исемен бирү турындагы указга кул куйды. Быел ул шәһәрләрдә стелла урнаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot