news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада хатын-кызга йорт хайваны һөҗүм иткән

Авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә салынган хатын-кыз үзенә каплан һөҗүм итүен әйткән.

(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”). Уфада 22 номерлы хастаханәгә авыр хәлдә хатын-кыз китерелгән. Ул үзенә каплан (леопард) һөҗүм итте дип белдергән. Бу хакта “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Вакыйга 14 февраль көнне кич булган. Табиблар башы һәм җилкәсе яраланган хатын-кызга тиз арада ярдәм күрсәткән. Хатын-кыз ашаткан вакытта, үзенә каплан һөҗүм итүен кабатлап торган. Кайбер мәгълүматларга караганда, җәнлек йорт хайваны буларак шәхси бакчада тәрбияләнгән.

Соңрак ачыкланганча, хатын-кызны каплан түгел, ә нәселле эт – овчарка тешләгән булып чыккан. Тикшерү эшләре дәвам итә.

Башкортстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хайван тешләгән урынга охшаш яралар белән хатын-кызның хастаханәгә салынуын раслаганнар. Хәзергә хатын-кызның хәле һаман да авыр дип хәбәр ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100