news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Халыкара мөнәсәбәтләр һәм көнчыгышны өйрәнү институты ачылачак

Быел республика күренекле совет дипломаты Кәрим Хәкимовның 130 еллыгын бәйрәм итә.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Уфада Кәрим Хәкимов исемендәге Халыкара мөнәсәбәтләр һәм көнчыгышны өйрәнү институты ачылачак. Бу хакта Республика көненә багышланган тантаналы җыелышта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров әйткән сүзләргә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итә.

«Быел республика күренекле совет дипломаты Кәрим Хәкимовның 130 еллыгын бәйрәм итә. Без Башкортстан дәүләт университеты базасында Кәрим Хәкимов исемендәге Халык мөнәсәбәтләре һәм көнчыгышны өйрәнү институты ачарга карар кылдык. Безнең халыкның хәтерендә мәңге сакланырга тиешле атаклы шәхесләр күп. Алар безне бөек казанышларга рухландыра. Алар үрнәгендә без яшьләрне тәрбиялибез. Һәм бу эш дәвам иттереләчәк», — диде республика башлыгы.

Күренекле совет дипломаты, Башкортстан Республикасында туган Кәрим Әбдрәүф улы Хәкимовның тууына 130 ел тулуны бәйрәм итү турындагы боерыкны республика башлыгы 2020 елның февралендә имзалаган.

  • Кәрим Хәкимов — легендар шәхес, Совет Россиясенең гарәп илләрендәге беренче вәкаләтле вәкиле, ул яшь Совет Республикасы белән гарәп-фарсы дөньясы арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыруга зур өлеш керткән. Республикада күренекле башкорт җиренә һәйкәл куелачак. Уфада Россия ислам университеты бинасында — Хәкимов укыган элеккеге «Галия» мәдрәсәсендә мемориаль такта урнаштырылган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100