news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Уфада халыкара ислам җыены башланды
Халыкара җыенның пленар өлеше бүген Башкортстан дәүләт филармониясендә тантаналы ачылды
Скопировать ссылку
(Уфа, 10 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бүген Уфада “Мәгарифтә ислам кыйммәтләре” дип аталган икенче халыкара фәнни-гамәли конференция башланып китте.
Әлеге җыенны оештыру башлангычы белән Башкортстан хөкүмәте каршындагы диннәр буенча шура, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты һәм Россия мөселманнары үзәк диния нәзаратының Россия ислам университеты чыкты.
Конференциядә Россия мөселманнары үзәк диния нәзараты рәисе, баш мөфти Тәлгать Таҗетдин, Башкортстан мөселманнары диния нәзараты рәисе, мөфти, Нурмөхәмәт Нигъмәтуллин, Башкортстан хөкүмәте каршындагы диннәр буенча шура рәисе Вячеслав Пятков, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин, Уфаның “Ихлас” мәчете имам-хатибы Мөхәммәт Галләм катнаша һәм чыгыш ясый. Җыенга мәдрәсәләр җитәкчеләре, галимнәр, Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Таҗикстан, Үзбәкстан, Төркия, Алмания һәм Һиндстан дәүләтләреннән дин әһелләре дә кунак итеп чакырылган.
Халыкара җыенның пленар өлеше бүген Башкортстан дәүләт филармониясендә тантаналы ачылды. Төштән соң конференциядә катнашучылар Башкортстан дәүләт педагогия университетына барып, секцияләргә бүленеп эшләячәк. Җыен иртәгә дә дәвам итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot