news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада халыкара дини конференция ачылды

Башкортстанда унынчы тапкыр уза торган форум “XXI гасырның белем бирү киңлегендә ислам идеаллары һәм кыйммәтләре” темасына багышлана.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). Уфада “XXI гасырның белем бирү киңлегендә ислам идеаллары һәм кыйммәтләре” халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Башкортстан башкаласында форум унынчы тапкыр уза. Танылган дин галимнәре, культурологлар, фәлсәфәчеләр, социологлар, политологлар, тарихчылар, шулай ук якын һәм ерак чит илдән килгән ислам дине вәкилләре диннең заманча тенденцияләре турында фикер алышачак. Форумга Кыргызстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Мисыр, Иордания, Марокко, Тунис, Төркия делегацияләре килгән.

Конференцияне М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты һәм Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәтенең Россия ислам университеты оештыра.

Дини чарада ислам мәгарифенең, тарихының һәм мәдәниятенең актуаль мәсьәләләре, рухи кыйммәтләрне торгызу, яшьләрне тәрбияләү һәм экстремизмны профилактикалау турында фикер алышачаклар.

Форум программасында пленар утырыш, мастер-класслар һәм түгәрәк өстәлләр каралган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100