news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Уфада халыкара балет фестивале тәмамланды

^Уфада халыкара балет фестивале тәмамланды

(Уфа, 22 март, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Уфада ике атна буе дәвам иткән зур сәнгать бәйрәме – мәшһүр балет биючесе Рудольф Нуриев исемендәге 11 нче халыкара балет фестивале тәмамланды. Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында зур уңыш белән барган бу фестивальгә ноктаны анда катнашкан барлык сәнгатькәрләрнең гала-концерты куйды.

Башкортстан балет сәнгате осталарыннан тыш гала-концертта Парижның Гранд-операсыннан, Каһирә опера һәм балет театрыннан, Мариин театрыннан, шулай ук Зур театрдан да талантлы артистлар чыгыш ясады. Концерт барышында фестивальдә катнашкан балет биючеләре бихисап җылы сүзләр, котлаулар ишетте.

Башкорстанның узган атна азагында гына тәгаенләнгән яңа мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илешев сәхнәгә менеп, фестивальне оештыручыларны да, барча артистларны да җылы тәбрикләде һәм аларга 11 нче халыкара балет бәйрәмен шундый матур һәм югары дәрәҗәдә үткәрүләре өчен зур рәхмәтләрен җиткерде.

Үз чиратында, төрле илләрдән һәм Россия театрларыннан килгән артистлар да Башкортстан җитәкчелегенә һәм Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрына ихлас рәхмәтләрен әйтте. Соңыннан кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot