news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада халык шагыйре Мостай Кәрим һәйкәленә чәчәк салдылар

Мостай Кәримнең 100 еллыгы уңаеннан хәтер кичәсе дә булачак.

Уфада халык шагыйре Мостай Кәрим һәйкәленә чәчәк салдылар
tatar-congress.org

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Башкортстан Республикасының Уфа шәһәрендә халык шагыйре Мостай Кәримне хөрмәтлиләр. Шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар оештырыла. Аларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнаша. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Мостай Кәрим һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Монда Татарстан һәм Башкортстан зыялылары җыелды. Васил Шәйхразиев Татарстан җитәкчелеге исеменнән сәламләү сүзләрен укыды.

Бүген Мостай Кәримнең 100 еллыгы уңаеннан хәтер кичәсе дә булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot