news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада генерал Шәйморатов һәйкәлен ачу тантанасына әзерләнәләр

Кичә Уфа шәһәренең Совет мәйданына генерал Миңнегали Шәйморатовның һәйкәле китерелде.

«Тиздән постаментка урнаштыра башлыйбыз. Бу - генерал Шәйморатовка һәйкәл генә түгел, ә Ватаныбыз өчен сугышта һәлак булганнар истәлегенә хөрмәт», – дип билгеләп үтте ул чакта үзенең Телеграм-каналында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. Бу хакта «Башинформ» яза.

112 нче Башкорт кавалерия дивизиясенең командиры, Россия Герое Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл әлегә постамент янында тора һәм тиздән аңа урнаштырылачак. 

Һәйкәл проектын ачык конкурс нәтиҗәләре буенча сайладылар, аның җиңүчесе итеп скульптор Салават Щербаков танылды. Республика рәссамнары һәм скульпторлары тәкъдиме буенча, монументтан ике яктан да колоннада өстәлеп, проект эшләп бетерелде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot