news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада генерал Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл сала башладылар

Уфаның Совет мәйданында генерал Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә нигез сала башладылар.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның җәендә республика җитәкчесе инициативасы белән мәйданны реконструкцияли башладылар. Төзүчеләр аның территориясен киңәйтеп, Совет урамын төзекләндерде. 2021 елның 1 сентябрендә мәйданда яктырткыч-музыкаль фонтан эшли башлады. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Һәйкәл проектын ачык конкурста сайладылар. Анда башкорт тамырлары булган скульптор Салават Щербаков җиңде. Республика рәссамнары һәм скульпторлары тәкъдиме буенча проектны эшләп бетерделәр, монументның ике ягына да колонна өстәделәр.

Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча, Миңнегали Шәйморатовка һәйкәлне 2022 елның 11 октябренә - Республика көнендә ачарга планлаштыралар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100