news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада генерал Миңнегали Шәйморатов истәлегенә халык йолдыз булып тезелеп баскан

Шәйморатов дивизиясенең 78 әгъзасы Советлар Союзы Герое исеменә лаек.

(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ"). Уфада генерал Миңнегали Шәйморатовны искә алу флешмобы узган - бер меңгә якын кеше бергәләшеп йолдыз булып тезелеп басканнар һәм "Шәйморатов - генерал" җырын башкарганнар. Бу хакта "Башинформ" яза.

Чара "Ватан" этнопаркында узган.

Миңнегали Шәйморатов 112нче Башкорт кавалерияле дивизиясе генерал-майоры. Аның дивизиясе Боек Ватан сугышында Доннан Эльбага кадәр 4000 километрдан артык узган. Дивизия Югары Главнокомандующий тарафыннан 15 тапкыр билгеләп үтелгән. Дивизиянең 78 әгъзасы Советлар Союзы Герое исеме алган. Кызыл Армиянең башка бер генә берләшмәсендә дә бу кадәр герой юк. 

"Шәйморатов - генерал" җырын беренче мәртәбә 1942 елда Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты Габдрахман Хәбибуллин башкарган булган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot