Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге сәнгать бәйгесе үтәчәк
Уфада Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге сәнгать бәйгесе үтәчәк
(Уфа, 5 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бу елның декабрь аенда Уфада яшь җырчыларның инде матур традициягә әйләнгән сәнгать бәйгесе үтәчәк. Ике елга бер тапкыр уздырылучы бу ярышманы күпләр көтеп ала. Күренекле җырчы һәм композитор Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге республика күләмендәге ачык конкурс ул. Анда махсус вокал белем алган, йә булмаса, бүгенге көндә җыр һәм музыка буенча урта махсус уку йортларында һәм югары уку йортларында белем алучы талиплар катнаша ала. Бәйгедә үз көчләрен сынап карарга теләүчеләр 17 дән 35 яшькә кадәрге аралыкта булырга тиеш.
Җыр бәйгесе, һәрвакыттагыча, өч өлештән торачак. Тәүге этапта сәләтле яшьләр мотлак рәвештә Газиз Әлмөхәммәтовның берәр әсәрен башкарырга тиеш. Күңеле теләгән җырны конкурста катнашучы үзе сайлап алу хокукына ия. Аннан инде башка сайлап алу бәйгеләрендә халык җыры һәм заман композиторлары әсәрләрен башкару шарты куела. Сәнгать бәйгесенең йомгаклау өлеше декабрь аенда Уфада, Башкортстан дәүләт филармониясендә оештырыла. Филармониянең сәнгать бүлеге җитәкчесе Фәйрүзә Мәсәлимова әйтүенчә, әлеге абруйлы бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр үз гаризаларын 1 ноябрьгә кадәр җибәрергә тиеш. Районнарда һәм шәһәрләрдә бу конкурсның булачагы хакында игъланнар таратыла да башлаган инде.
Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге бәйгедә республикадагы талантлы татар егетләре һәм кызлары да бик теләп катнаша һәм җиңеп чыга. Быел да бу дәрәҗәле бәйгедә үз көчләрен сынап карарга теләүче милләт яшьләре күп булыр дигән ышаныч бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз