news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Гаскәров исемендәге ансамбль ветеранын лаеклы ялга озаттылар

Уфада Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле ветераны Риф Габитовны лаеклы ялга озаттылар. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Риф Фатих улы филолог белеме алган, ләкин биюче булган. Ул ансамбльгә 1974 елда килә. 20 ел дәвамында ансамбльдә халык биюләрен башкара һәм курайчы була. 2000 елдан 2004 елга кадәр Риф Габитов коллективның сәнгать җитәкчесе вазифасын башкара.

Риф Фатих улы ансамбльгә инде күп еллар балетмейстер сыйфатында хезмәт итүен дәвам итә. Аның «Бакыр үкчә», «Коралай», «Саптар», «Тархан», «Беркутистан» кебек биюләре ансамбль репертуарын баета, аны тагын да яктырак итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100