news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада гашыйклар көненә милли концерт була

14 февраль көнне “Мәхәббәтле парлар” дип исемләнгән концерт тәкъдим ителәчәк

(Уфа, 12 февраль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан дәүләт филармониясе үз тамашачыларына гашыйклар көне уңаеннан матур тамаша әзерләде. 14 февраль көнне “Мәхәббәтле парлар” дип исемләнгән концерт тәкъдим ителәчәк.
Әлеге театрлаштырылган тамашаның үзенчәлеге шунда – анда, исеменнән күренүенчә үк, гаилә парлары чыгышлары каралган. Билгеле җырчылардан торган искиткеч матур дуэтларның яңа җырларын ишетергә мөмкин булачак бу кичәдә.
Үзенчәлекле концертта танылган һәм шулай ук яшь татар һәм башкорт җырчылары Лилия белән Халит Фатыйхов, Артур Туктагулов белән Миңзифа Искуҗина, Фәдис Ганиев белән Лилия Биктимерова, Венера Рәхмәтуллина белән Рушан Биктимеров, Нәсимә белән Азамат Тимеровлар, Әлфия Заһидуллина белән Марсель Котыев һәм башка парлар үзләренең мәхәббәт, сөю-сәгадәт белән тулы җырларын ишеттерәчәк бу тамашада.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100