Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада «Гармун уйнатыйк әле!» дип аталган зур гаилә бәйрәме узды
Уфаның «Нур» татар дәүләт театры каршындагы Габдулла Тукай һәйкәле янындагы мәйданда «Гармун уйнатыйк әле!» дип аталган зур гаилә бәйрәме оештырылган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге хәбәр итә.
Чара «Нур» театры һәм Уфа шәһәренең Октябрь районы хакимияте ярдәме белән үткәрелгән.
Оештыручылар хәбәр итүенчә, бәйрәм программасында гармун моңнары, татарча шигырьләр, дәртле җырлар һәм күмәк биюләр тәкъдим ителгән. Чараның төп максаты — яшь гармунчыларны, биючеләрне һәм җырчыларны илһамландыру, туган телебезне, милли моңнарыбызны саклау һәм киләчәк буыннарга җиткерү.
Быел фестиваль берьюлы берничә мөһим датага — Россиядә Халыклар бердәмлеге елына, Башкортстан Республикасында Зур һәм тату гаилә елына, шулай ук Халыкара балаларны яклау көненә багышланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз