Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада «Гармун уйнатыйк әле!» дип аталган гаилә бәйрәме үтте
28 май көнне Уфадагы Тукай һәйкәле янындагы мәйданда «Гармун уйнатыйк әле!» дип аталган гаилә бәйрәме үтте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә..
Бәйрәмдә яшь гармунчылар, биючеләр һәм җырчылар катнашты. Аларның чыгышлары киләчәк буында да гореф‑гадәтләребез, телебез һәм моңыбыз сакланачак дигән өметне ныгытты, диелә хәбәрдә.
Чара Россиядә Халыклар бердәмлеге елына, Башкортстан Республикасында зур һәм тату гаилә елына һәм Халыкара балаларны яклау көненә багышланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз