news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада «Гарипов укулары» форумы узачак

Форум Рәми Гарипов исемендәге 1нче Республика интернат-гимназиясе тәкъдиме белән үткәрелә.

Уфада «Гарипов укулары» форумы узачак
bashinform.ru

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Уфада Башкортстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән килгән талантлы балалар катнашында «Гарипов укулары» Төбәкара форумы узачак. Шул хактагы боерык республиканың хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Форум Рәми Гарипов исемендәге 1нче Республика интернат-гимназиясе тәкъдиме белән үткәрелә.

Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына форумны 27 ноябрьдә уздырырга һәм алга таба аны 2022 елга кадәр ноябрь аеның һәр дүртенче җомгасында традицион рәвештә оештырырга күрсәтмә бирелгән.

Төбәк Финанс министрлыгына, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, финанс чыганакларын билгеләргә кушылган.

Шунысын да искәртик: Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстанның халык шагыйре, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Рәми Гариповның тууына 90 ел тулуны бәйрәм итү турында указны имзалады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100