news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада «Галия» мәдрәсәсенә нигез салучыларның берсе – Зыя Камалины искә алдылар

22 ноябрьдә Уфаның Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә «Зыя Камали һәм Уфаның мөселман уку йортлары» дигән темага түгәрәк өстәл узды. Ул иҗтимагый һәм дин эшлеклесе, мәгърифәтче, галим-теолог һәм филолог, язучы Зыя Камалиның 150 еллыгына багышланган, дип хәбәр итә «Башинформ».

Зыя Камали «Галия» мөселман югары мәктәбенә нигез салучы (1906 ел), аның җитәкчелегендә 1915 елда Уфада педагогик юнәлешле беренче төбәк хатын-кызлар уку йорты ачыла.

Түгәрәк өстәл эшендә Зыя Камалиның тормышы һәм эшчәнлеген өйрәнүче күренекле галимнәр һәм тикшеренүчеләр катнашты. Филология фәннәре кандидаты, китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк басмалар бүлеге мөдире Флүр Сибагатов Зыя Камалиның һәм «Галия» мәдрәсәсен тәмамлаучыларның мәгърифәтчелек эшчәнлеге, Россия һәм Урта Азия халыкларының мәгариф һәм мәдәни тормышында мөһим роль уйнавын билгеләп үтте.

Кулъязмалар һәм сирәк басмалар бүлегенең фәнни хезмәткәре Ислам Байгужин катнашучыларны Камали хезмәтләре һәм «Галия» мәдрәсәсенең сирәк очрый торган басмалары белән таныштырды. Чара кысаларында «Галим-мәгърифәтче Зыя Камали һәм «Галия» мәдрәсәсе» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Анда Зыя Камалиның һәм мәдрәсәдә тәрбияләнүчеләрнең китаплары тәкъдим ителгән.

  • «Башинформ» Зыя Камалиның милләтен башкорт дип күрсәткән. Татар галимнәре хезмәтләрендә аның милләте татар дип күрсәтелә.
  • Зыя Камали, Зыяэтдин Җамалетдин улы Камалетдинов (1873-1942) 1873 елның 9 декабрендә Уфа губернасы (хәзерге БР Чишмә районы) Келәш авылында фәкыйрь игенче гаиләсендә туа. Мәгърифәтче, фәлсәфәче, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тәрҗемәче, мәдрәсә мөгаллиме, «Галия» мәдрәсәсен оештыручы һәм ректоры (1906-1918).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100