news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Галимҗан Ибраһимовка истәлек тактасы ачылды

Аны матур барельефлы итеп танылган татар скульпторы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләге иясе Хәниф Хәбибрахманов эшләгән

(Уфа, 21 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның мәдәни тормышында истәлекле вакыйга булды. Кичә Уфада татар әдәбиятының атаклы вәкиле, галим, җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовка истәлек тактасын ачу тантанасы үтте.
Истәлек тактасы гади генә түгел. Аны матур барельефлы итеп танылган татар скульпторы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләге иясе Хәниф Хәбибрахманов эшләгән. Истәлек тактасы Галимҗан Ибраһимов исемен йөртүче бульварның 25нче санлы бинасы диварына беркетелгән. Бу бульварга мәшһүр шәхеснең исеме, аның тууына 80 ел тулган көннәрдә, 1967 елда бирелә.
Әле истәлек тактасын ачу тантанасына Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Равил Бикбаев җитәкчелегендә зур гына төркем язучылар һәм шагыйрьләр килгән иде. Шулай ук Галимҗан Ибраһимов нәселен дәвам итүчеләр, сәнгать осталары, журналистлар да күп булды бу тантанада.
Галимќан Ибраџимовныћ тормыш юлы хакында трилогиясен язган татар язучысы џђм галиме Суфиян Поварисов та катнашты әлеге чарада һәм чыгыш ясады. Суфиян Поварисов ђлеге заман ђдиплђреннђн Г. Ибраџимов хакында шундый књлђмле ђсђр язган бердђнбер иќатчы. Аныћ трилогиясенђ «Пђйгамбђр таћы», «Књкнећ ќиденче катында» џђм «Оќмахка бер адым» дип исемлђнгђн романнар керђ. Аларны Суфиян ага Г. Ибраџимовныћ якын туганнарыныћ берсе, Стђрлетамак шђџђрендђ яшђњче эшкуар Марат Сђетов ярдђмендђ берничђ ел элек китап итеп бастырып та чыгарган иде инде. Аннан соң бу ђсђрлђр Татарстан китап нђшриятында да ташка басылды.
Башкортстанда соңгы елларда, Галимќан Ибраџимовныћ истәлеген мәңгеләштерү өчен, байтак эшләр башкарыла. Аның туган авылы Солтанмораттагы музее соћгы вакытта књп кенђ кызыклы материаллар белђн тулыландырылган. Анда ђдипнећ њзе хакындагы китапларныћ да љстђлеп торуы књћелле, ђлбђттђ. Бирегђ килњчелђр саны да сизелерлек арткан. Чит тљбђклђрдђн килњчелђр дђ мђшџњр ђдипнећ музеен књрергђ дип махсус рђвештђ бирегђ сђфђр кыла. Шулай итеп музей юлына тузан тљшми, димђк Г. Ибраџимов хакында истђлеклђр дђ гел яћарып тора.
Башкортстанда, Г. Ибраһимовның 110 еллыгы алдыннан, 1996 елда аның исемендәге премия булдырылган иде. Хәзер бу бүләккә егермегә якын әдип, журналист һәм сәнгать осталары лаек булган да инде.
2012 елда Галимҗан Ибраһимовның тууына 125 ел тула. Аны тантаналы билгеләү өчен, республика татар җәмәгатьчелеге һәм якташлары бүгеннән үк әзерлек алып бара.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100