news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Габдулла Тукайга куелачак һәйкәлнең проекты билгеле

Бюстның кайда урнашачагы әлегә билгеле түгел.

Уфада Габдулла Тукайга куелачак һәйкәлнең проекты билгеле
Рамиль Гали/архив

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Уфада Габдулла Тукайга куелачак һәйкәлнең проекты билгеле. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин хәбәр итте.

“Һәйкәл Тукайның туган көненә кадәр куелачак дигән сүзләр бар, әмма төгәл мәгълүмат әлегә билгесез. Габдулла Тукайга һәйкәл кую мәсьәләсен “Кызыл таң” газетасы 2010 елда ук күтәргән иде. Мин дә 2011 елда ук "Кызыл таң"да шул турыда язып чыккан идем”, - диде ул.

“Һәйкәлнең кайда куелачагы билгеле түгел. “Нур” театры каршысында дигән вариант та булган иде, ләкин әлегә бәхәсләр бара. Шәхсән миңа бу вариант ошый”, - дип сөйләде Роберт Миңнуллин.

Габдулла Тукайның бюстын ясау өчен конкурс игълан иткән булганнар. “Бюстның авторын белмим, әмма мин аны ошаттым: Тукайга охшаган, тере, җанлы килеп чыккан. Миңа калса, бюст чын шагыйрьләрчә, Уфаны бизәп торачак”, - диде Роберт Миңнуллин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100