news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада Габдулла Тукай мәйданы булачак

Әлеге проект буенча карар 2020 елның 12 февралендә узачак утырышта кабул ителәчәк.

Уфада Габдулла Тукай мәйданы булачак
tatar-congress.org

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Габдулла Тукай исемен Уфа «Нур» татар дәүләт театры янындагы мәйданга бирергә тәкъдим ителә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исем алыштыру турындагы мәсьәлә эшче комиссия утырышының көн тәртибенә кертеләчәк. Әлеге проект буенча карар 2020 елның 12 февралендә узачак утырышта кабул ителәчәк.

«Республика Хөкүмәте йорты да Уфаның Габдулла Тукай урамында урнашкан. Димәк, башкаланың төп урамы Тукай исемен йөртә. Аларның Мәҗит Гафури белән дуслыгы — ике халык арасындагы тирән хөрмәт билгесе. Бүген безгә Тукай кайтты, ул мәңгегә безнең белән булачак», — диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot