Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада фольклорчы Риф Сөләйманов вафат булган
Уфада күп еллар башкорт халкының музыка культурасын үстерүгә багышлаган күренекле музыка белгече-фольклорчы, композитор, сәнгать белеме докторы Риф Сөләйманов вафат булды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Хушлашу мәрасиме кичә, 16 сентябрьдә, Композиторлар берлегендә булган.
Риф Сөләйманов үзен фольклорны өйрәнүгә, борынгы башкорт уен коралларын — думбыра, дунгур, кыл-кубызны реконструкцияләүгә һәм камилләштерүгә багышлый. Ул 50 дән артык фәнни хезмәт, монография, җыр җыентыклары, укыту-методик әсбаплар авторы. Аның халык музыка коралларын булдыру һәм камилләштерү белән бәйле уйлап табуларга биш патенты булган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз