news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада филармонияләр бәйрәме үтәчәк

Башкортстан дәүләт филармониясендә иртәгә зур сәнгать бәйрәме ачыла

(Уфа, 18 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан дәүләт филармониясендә иртәгә зур сәнгать бәйрәме ачыла.
Анда республика филармонияләренең чираттагы фестивале үтә. Әлеге җыр-моң, дәртле биюләр бәйрәмен иртәгә кич Башкортстан дәүләт филармониясендә Стәрлетамак дәүләт филармониясе сәнгатькәрләре башлап җибәрә. Алар Уфа тамашачысына үзләренең “Могҗизалы дөнья син, мәхәббәт” исемле театрлаштырылган тамашасын тәкъдим итә.
20 ноябрь көнне сәхнә түренә Нефтекама шәһәре филармониясе талантлары менә. Алар әзерләгән программа “Мәхәббәтсез яшәү юк җирдә” дип атала.
21 ноябрь көнне Сибай шәһәре филармониясе сәнгать осталары сәхнә шаулатачак. Аларның тамашасы “Йөрәкләрдә калдың җыр булып” дип исемләнгән. Аны Сибай филармониясе талант ияләре атаклы шагыйребез Шәехзадә Бабичка багышлаган. Тамашаның жанрын музыкаль драма дип билгеләгән сибайлылар.
Ә 22 ноябрь көнне Башкорт дәүләт филармониясендә, барлык филармонияләр артистлары катнашында, гала-концерт булачак.


news_right_1
news_right_2
news_bot