Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада Фидан Гафаровка бюст куелды
Уфада Россия һәм Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров истәлеген мәңгеләштерүдә беренче адым ясадылар. Ноябрь гастрольләре вакытында Казаннан легендар актерның бюстын алып кайтканнар. Быел Россиядә беренче тапкыр билгеләп үтелгән Артистлар көне алдыннан аны Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры музеена урнаштырдылар. Бу хакта «Башинформ» яза.
Бюстның авторы – Татарстанның танылган рәссамы, Ленин исемендәге Казан мәдәни-күңел ачу комплексы хезмәткәре, скульптор Халит Миңнегалиев. Артистның бюсты фотография буенча гипс һәм пластик кулланып эшләнгән.
Театрда сөйләүләренчә, милли театр үсешенә зур өлеш керткән артист истәлеген мәңгеләштерү буенча башка адымнар да ясала. Артист яшәгән йортка мемориаль такта кую эше дә алып барыла. Хәзерге вакытта шулай ук Дүртөйле шәһәренең Мәдәният сараена Фидан Гафаров исемен бирү буенча сөйләшүләр алып барыла, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз