news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада Фәридә Кудашевага һәм Бәхти Гайсинга багышланган гала-концерт була

1 декабрьдә Уфада Россиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Фәридә Кудашева һәм аның ире, композитор, Россиянең атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты Бәхти Гайсин иҗатына багышланган «Ике аккош» Бөтенроссия музыкаль конкурсының гала-концерты була.

Быел бәйге Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән үткәрелә. Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе сәхнәсендә конкурста җиңүчеләр һәм танылган артистлар чыгыш ясаячак. Халык артисткасы репертуарыннан җырлар һәм виртуоз музыкант әсәрләре яңгыраячак. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Башкорт һәм татар эстрадасы йолдызлары Нәзифә Кадыйрова, Гали Алтынбаев, Лилия Ишемьярова, Рафис Сирусин, Тимур Рамазанов, Алисә Җомагалиева, Илдар Абдуллин, Дамира Сәетова, Эльмир Газизуллин, Филүс Каһиров, Рөстәм Асаев, Айдар Габдинов һәм башкалар чыгыш ясаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot