news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Фәйзи Гаскәров исемендәге ансамбль ветераны вафат

Уфада 72 яшендә Башкортстан Республикасының атказанган артисты, Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт академия халык биюләре ансамбле ветераны Алексей Байгазов вафат булган. Хушлашу Уфада узган, аны Мишкә районында җирләгәннәр. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Алексей Байгазов Фәйзи Гаскәров ансамбленә 1975 елда килә. Дәүләт академия халык биюләре ансамбле репертуарында Алексей Байгазов «Кичен капка төбендә» мари биюендә, «Шома бас», «Уйна, гармун» татар биюләрендә һәм «Печәнчеләр» тау марилары биюендә ялгыз партияләр башкара. Тамашачылар аның рус, украин, Кубань казаклары биюләрендәге трюкларын хәтерли, диелә хәбәрдә.

Эшләгәндә гастрольләр белән ул күп кенә илләрне — Финляндия, Чехословакия, Испания, Венгрия, Болгария, Һиндстан, Шри-Ланканы гизә, Мәскәүдә XII Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале дипломанты була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100