news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада “Евразия йөрәге” Халыкара сәнгать фестивале ачылды

Биш көнлек бәйрәмне Симфоник төн Башкортстан Республикасы илкүләм симфоник оркестры белән ачты.

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Уфа амфитеатрында “Евразия йөрәге” Халыкара сәнгать фестивале ачылды, дип хәбәр итә "Башинформ" агентлыгы.

Биш көнлек бәйрәмне Симфоник төн Башкортстан Республикасы илкүләм симфоник оркестры белән ачты.

Беренче бүлектә оркестр Чайковскийның “Щелкунчик” балетыннан икенче актны башкарды һәм Алсу Хисбуллина җитәкчелегендәге Т.Сәйфуллин исемендәге Дәүләт академик хор капелласы чыгыш ясады.

Икенче бүлектә солистлар чыгышы программаны тулыландырды. Уфага фестивальгә Геликон-опера театрыннан тенор Виталий Серебряков, Галина Вишневскаяның Опера җырлау үзәгеннән баритон Марат Мөхәммәтҗанов, Россиянең атказанган артисты, Төньяк Осетия-Алания Республикасы халык артисты, күпсанлы халыкара конкурслар җиңүчесе, Зур театр солисты Вероника Джиоева килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100