Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада эш кәгазь үрнәкләре тупланган «Эшлекле башкорт теле» китабы чыкты
Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды эшлекле очрашу оештыручылар өчен шундый басма әзерләгән.
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды«Эшлекле башкорт теле» дип атлаган басма әзерләгән. Китап уку әсбабы һәм эш кәгазьләренең үрнәкләре булып тора. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Уку әсбабының беренче өлешендә эшлекле башкорт теленең морфологик һәм синтаксик характеристикалары ачыла, эшлекле аралашу культурасы турында мәгълүмат бирелә.
Шунда ук авторлар «Кыска рус-башкорт сүзлеге - рәсми-эшлекле лексика белешмәсе» һәм теоретик белемнәрне ныгыту өчен гамәли биремнәр тәкъдим итә. Басманың икенче өлеше «Эшлекле кәгазь үрнәкләре»нең үзгәртелгән, өстәмә басмасы булып тора.
«Эшлекле башкорт теле» кулланмасы эшлекле хат күнекмәләрен үзләштерергә яки инде формалаштырылган осталыкны үстерергә теләгән һәркемгә тәкъдим ителә. Ул басма башкорт телен төрле дәрәҗәдә белүче аудиторияләр өчен туры килә.
Аерым алганда, халык алдында чыгыш ясарга, төрле эшлекле сөйләшүләр алып барырга кыенсынган кешеләр өчен уңайлы. Ул шулай ук аралашырга, грамоталы тел белән аңлашырга яратучыларга да туры килә һәм үзенең сөйләм осталыгын камилләштерергә, эшлекле сөйләшүдә диалог алып бару сәнгатенә яки эшлекле сөйләшүләр алып барырга өйрәнергә теләүчеләргә файдалы», — диделәр Башкорт телен саклау һәм үстерү фондында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз