news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада "Ел укытучысы" бәйгесендә татар теле укытучылары былтырга караганда азрак булган

2017 елда “Ел укытучысы”на 23 татар теле һәм әдәбияты белгече килгән, быел 14 педагог көч сынашкан, арада ир-егет укытучылар булмаган.

(Уфа, 2 апрель, “Татар-информ”, Илдус Фазлетдинов). Быел Башкортстанның Мәгариф министрлыгы үткәргән "Ел укытучысы" конкурсында катнашкан татар теле һәм әдәбияты укытучылары былтырга караганда күпкә азрак булды.

Былтыр 23 татар теле һәм әдәбияты укытучысы булса, быел 14 педагог көч сынашты. Алар арасында ир-егет укытучылар юк иде.

Башкортстан Мәгариф министрлыгы оештырган бәйге биш турда үтте. Беренче, читтән торып үткәрелгән турда конкурста катнашучыларның Интернет-сайтлары эчтәлек һәм форма ягыннан тикшерелде. Икенче турда конкурсантлар Уфаның 65нче һәм 84нче Татар гимназияләре укучылары каршында ачык дәрес бирде. Соңыннан конкурсантлар укытучы-укучы-гаилә бәйләнеше буенча эссе яздылар, белем бирүнең заманча технологияләрен файдаланып, жюри алдында мастер-класс күрсәтте.

Конкурсантларның һөнәри осталыгына М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор Илшат Насыйпов җитәкчелегендәге жюри бәя бирде. Сигез кешелек бәяләү төркемендә БДПУ, БДУ, Башкортстанның Мәгарифне үстерү институты вәкилләре, татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” бәйгесенең узган еллардагы җиңүчеләре бар иде.

Өч тур нәтиҗәләре буенча иң яхшы баллар җыйган сигез укытучы дүртенче турга үткәрелде. Анда аларны “Белем бирү проекты” дип аталган сынау көтте. Конкурсантлар биредә коллективта эшләү осталыгын күрсәттеләр, төркемнәргә бүленеп,өч-дүрт сәгать эчендә гомуми бер укыту проекты төзеделәр. Проектка керткән өлешләреннән чыгып, жюри биш укытучыны бишенче турга үткәрде. Анда алар “Башкортстанның ел укытучысы”, “Рус теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы”, “Елның яшь укытучысы” бәйгесенең финалчылары белән “түгәрәк өстәл” артында педагогик мәсьәләләр буенча фикерләү осталыгында ярышты.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Стәрлетамак шәһәрендәге20нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Галиева җиңеп чыкты. Борайның 2нче гимназиясеннән Әлфия Әсләмова, Краснокама районы Яңа Кабан мәктәбеннән Линара Сәлимова, Уфаның 98нче мәктәбеннән Ирина Сәмигуллина, Бәләбәй татар гимназиясеннән Миләүшә Хәйбунасова бәйгенең лауреатлары итеп танылды.

Бәйгедә җиңүче Римма Галиева киләсе елда Казанда үтәчәк “Татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия һөнәр бәйгесендә Башкортстан вәкиле сыйфатында катнашу хокукын яулады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100