news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада драматург Наил Гаетбаевның 75 еллыгына багышланган театр декадасы узачак

Уфада драматург Наил Гаетбаевның 75 еллыгына багышланган театр декадасы узачак
Фото: «Нур» театры матбугат хезмәте

22-29 сентябрь көннәрендә Уфада танылган драматург Наил Гаетбайның 75 еллыгына багышланган театр декадасы узачак. Анда республиканың барлык театрлары катнаша. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Чара 22 сентябрь көнне Уфаның «Нур» татар театры сәхнәсендә «Ирекнең дә чиге бар» драмасы белән ачыла. Спектакльнең режиссеры — Башкортстанның атказанган артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Вәлиев. Алдагы көннәрдә театр шул ук сәхнәдә кунаклар каршы алачак.

23 сентябрьдә Туймазы дәүләт татар драма театры тамашачыларга «Кызлар, ишек ачыгыз!» музыкаль комедиясен тәкъдим итә. 25 сентябрьдә Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай дәүләт башкорт драма театры «Бартер» комедия-гротескын күрсәтәчәк.

24 сентябрьдә Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында Наил Гаетбаевның «Гашыйклар көне» музыкаль комедиясе тәкъдим ителәчәк.

27 сентябрьдә башкорт драма театры сәхнәсендә Илшат Юмагулов исемендәге Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсенең драма театры «Ничек кияүгә чыгарга?» спектаклен уйнаячак.

28 сентябрьдә шул ук сәхнәдә Салават башкорт драма театры «Кызлар килде авылга» спектаклен куя.

29 сентябрьдә Мәҗит Гафури исемендәге башкорт драма театрында Наил Гаетбайның юбилеена багышланган театральләштерелгән тамаша узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot