news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада динсез тәрбия турындагы конференциядә Татарстаннан килүчеләр дә катнашты

Көн тәртибенә Ризаэтдин бине Фәхретдин һ.б. тормыш юлын һәм хезмәтләрен барлау, киң җәмәгатьчелеккә җиткерү кебек темалар куелган иде.

Уфада динсез тәрбия турындагы конференциядә Татарстаннан килүчеләр дә катнашты
tatar-congress.org

(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ"). 9 ноябрьдә Уфаның “Ихлас” мәчетендә  "Динсез тәрбия - тәрбиясезлектер" дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды. Конференциядә Татарстаннан һәм Свердловск өлкәсеннән дә кунаклар бар иде. Бу турыда "Бөтендөнья татар конгрессы" матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көн тәртибенә Ризаэтдин бине Фәхретдин, Мөхлисә Бубый, Мәрьям Солтанова, Вил Казыйханов кебек бөек шәхесләрнең тормыш юлын һәм хезмәтләрен барлау,
киң җәмәгатьчелеккә җиткерү кебек темалар куелган иде.

"Шәхесләребезнең мирасын тулыландыру, баету бүгенге буын намусында. Бу шәхесләрнең яшәешебездәге ролен халыкка җиткерү иң беренче бурычларның берсе" — диде Уфа шәһәре Киров районы "Ихлас" мөселман дини оешмасының мәҗлес рәисе Мөхәммәт хәзрәт Галләмов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100