news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Дәрдмәнднең 160 еллыгына Рәмиевлар нәселенең уникаль экспонатлары тәкъдим ителде

Уфа «Нур» татар театрында «Аһ, туган каумем газиз!» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булды. Ул XX гасыр башындагы зур эшмәкәр, меценат, алтын җитештерүче-миллионер, татар шигърияте классигы, җәмәгать эшлеклесе, 1нче чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты Дәрдмәнднең (Закир Рәмиев) тууына 160 ел тулуга багышланган.

Кичәне «Рамазан» Төрки милли-мәгърифәт үзәге һәм Башкортстан дәүләт университетының «Сәләт» Татар студентлар музыкаль-шигъри театры оештырган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Фойеда Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән иҗтимагый музейның «Башкортстанның данлы уллары: Дәрдмәнд һәм Бәшир Рәмиев» экспозициясе тәкъдим ителде. Анда беренче тапкыр Рәмиевләр нәселенең уникаль экспонатлары куелган.

Кичәдә «Нур» театры коллективы да чыгыш ясады. Шигырь бәйрәмендә Башкортстанның Мәләвез, Баймак, Федоровка районнары коллективлары, Уфаның 84нче һем 65нче гимназиялере укучылары, Башкортстан дәүләт университеты студентлары, танылган артистлар Нәзифа Кадыйрова, Гали Алтынбаев, Әлфия Юлчурина, Зифа Нагаева катнашты.

Дәрдмәнд һәм Шакир Рәмиевнең оныкчыклары — Буту Рәмиев һәм Эмиль Жданов үз истәлекләре белән уртаклашты.

Кичәдә Башкортстан Дәүләт Җыены — Корылтае, Татарстан Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы, Татарстан Язучылар берлеге, Мәләвез, Баймак, Федоровка районнары администрацияләре башлыкларының котлау хатлары укылды. Кичәне башкорт, татар һәм рус телләрендә Дамирә Сәитова, Азат Вәлиуллин һәм Марат Шәрипов алып барды.

2022 елда Уфа, Казан, Мәскәү, Оренбург, Мәләвез, Баймак һәм Россиянең башка шәһәрләрендә чаралар планлаштырылган. Иң зур чаралар Башкортстан шәһәрләрендә һәм районнарында — Дәрдмәндның туган җирендә планлаштырыла, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100